КАМЫШЛЫ с. Камышы булган, камыш күп үскән. Кала ягыннан килгән юл, елгага якын килергә курыккандай, бераз җир читтәрәк барды да, уңга борылып, камышлы ярлар ягына каерды. Н.Фәттах. Җил искән саен тирбәлеп-тирбәлеп ала торган камышлы күлләр, моң тулы чишмәләр, балыклы һәм кыслалы инешләр, күркәм итеп бизәлгән чиста авыл йортын хәтерләткән түгәрәк урман аланнары --- туган ягыбыз табигатенең бер кисәген тәшкил итәләр. Ф.Гарипова |