КАМЫШ и. 1. 1) Күрәнчәләр семьялыгына караган, чәчәге катлаулы чәчәк төркеменә җыелган башактан гыйбарәт, сазлыкларда үсә торган кыяклы биек үлән үсемлек. Бу юлы гадәт бозылды. Дөресрәге, башлар үзеннән-үзе горур вә көяз кыяфәттә түр башындагы кәнәфидә күл камышыдай төзгә катып утыручы бикә ягына борылды. М.Әмирханов. Шул хәлдән соң ярлы халык җир куышларына күчәргә мәҗбүр була, чөнки ул вакытта инде урман кисәргә рөхсәт бирмиләр, соңрак исә саманнан һәм камыштан йортлар сала башлыйлар. Ф.Бәйрәмова. Камышлар арасында үрдәк ботлы яшел бакалар. К.Кәримов

2) к. камышлык.Бабайларның моңлы җыры кебек, Камыш шаулый шулай... Г.Афзал. Ай-һай гына дигән, ай, тавышка Кыр казлары кача камышка шул. Җыр

2. с. мәгъ. 1) Камыштан ясалган, камыштан эшләнгән. Варнаның иске өлешеннән барганда, үзеңне нәкъ йөз ел элек яшәгән кебек хис итәсең – биредә генә күрергә мөмкин булган таш коймалар, тәрәзәсез амбарлар, акшарланган камыш йортлар... Ф.Бәйрәмова. Аның үзенә күрә тәрәзәләре һәм чаршау шикеллерәк ачыла торган ишеге бар, ишек төбенә аяк киемен сөртү өчен камыш палас җәелгән иде. А.Тимергалин. Өстен сырлап бизәлгән ташлар тезелгән идәнгә – камыш чыпта, камыш чыпта өстенә йомшак палас җәелгән. Н.Фәттах

2) күч. Озын һәм чандыр (кеше гәүдәсе тур.). Ялтыр кара чәчле, тулы канлы, камыш буйлы бер егет, кулындагы камчысын уйната биреп, көлә-көлә нидер сөйли иде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә