КАМЫТЛА’У ф. Камыт кидерү. Мине җөгәнләгәннәр, җаныма ыңгырчак аша аркалык-түшлек үткәргәннәр, камытлап, чөелдерекләп... Ә.Гаффар. Әллә юкса ул [дөнья] кудымы мине, Нык камытлап, кысып йөгәнләп ---. Ә.Хәсәнов Камытлап алу Тиз арада камытлау. Атны камытлап алу Камытлап кую Камытлап, әзер хәлгә китерү. Моның белән мине «камытлап» куймакчы буласыңмы? Н.Хәсәнов Камытлап тору Әле, хәзер камытлау. Гали атын камытлап тора иде |