КАМЫТЛАНУ ф. Камытка охшау, камыт рәвешен алып кәкрәю. [Өлфәтнең] ачуы килә башлады: әкертен Гамилгә, эчен авырттырган җимеш суына, Мәмдүдә абыстайның чак кына камытланып торган кызыл читекләренә. А.Тимергалин Камытлана бару Торган саен ныграк камытлану; кәкрәя төшү Камытланып калу Камыт рәвешенә керү; камытланган хәлгә килү Камытланып килү к. камытлана бару Камытланып тору Камытланган хәлдә булу;һәрвакыт камыт кебек булу. Бирсә бирә бит Ходай адәм баласына үз һөнәренә килешеп торган гәүдәне һәм шул гәүдәнең бу дөньяга тикмәгә генә килмәгәнлеген раслап торган җиңел дә, төгәл дә хәрәкәтләрне, камытланыбрак торган аякларны! Ф.Баттал |