КАМЫТ-ЫҢГЫРЧАК җый. и. к. камыр-дирбия. Нәсел айгыры тәмам картайгач, инде алашага әйләндерелеп үз үлеме белән үлгәннән соң, аның алаптай камыт-ыңгырчаклары бүтән бер атка да ярамый, һәм Маликов аларны музейга дип сорап ала. А.Тимергалин. Алар камыт-ыңгырчакларын, ашамлык салынган төенчекләрен алдылар да якындагы бер йорт ишегенә карап китеп бардылар. Н.Фәттах |