КАМЫТ-ДИРБИЯ җый. и. Ат җигү кирәк-яраклары. Әмир аңа Яков биргән иске камыт-дирбияне кидерә башладымы, сыртына иң зәһәр кигәвеннәр болыты килеп ябырылган диярсең, бер урында тик кенә тора алмый, Афоня шундук быжгып уйнакларга тотына. В.Имамов. --- Печән базары, шундагы дегет, сары каеш һәм яңа камыт-дирбия исләре, хәтта шкафчы Мөхәммәтҗанның тәмләп сүгенгәннән соң үзенә-үзе сокланып, кулларын уа-уа кет-кет көлүләре дә хәтердә яңарды. А.Тимергалин |