КАМЫ’Т БАВЫ и. Камытка тәртә һәм дуганы беркетеп кую өчен хезмәт итә торган күн элмәк; русчасы: гуж. Атаң тырыш булса, камыт бавың каеш булыр. Мәкаль. Мөнирҗан Күк бияне туктатып, түшлеген тарттырып бәйләде, камыт бауларына күз төшерде. Н.Әхмәдиев. Атны рәхәтләнеп мин җигәм. Камыт бавын тартырга гына көчем җитми. А.Хәсәнов. Камыт бавы, су астында калып, инде шактый бүртергә дә өлгергән. Җ.Дәрзаман |