КАМЫТ и. 1) Җигү дирбиясенең ат муенына кидерелә торган әйбере. Озын яллы сары ат җиз кыңгыраулы кара дуга һәм эшлияле камыт белән читән тарантаска җигелгән. Ә.Еники. Курку һәм ашыгу аркасында каушап, кемнәрдер камытларын ат муенына тискәре ягы белән кидерде, чөелдереген кыса алмый интекте. Н.Әхмәдиев. Камыт агачы шыгырдый, мичкәдә су чайпала, арба ераклаша, әмма Сафый абзый бәхетле. М.Мәһдиев 2) күч. Күп көч, энергия сарыф итүне сорый торган берәр эш, мәшәкать, вазифа һ.б. Хәтта арттырып җибәргән чаклары да булды: «камыт»ның олысын кияргә, «бүрәнә»нең авыр башын күтәрергә тырышты [Габделнур]. Р.Кәрами. Дөнья – камыт, Туу белән киясең дә – Булмый кабат салып. Ф.Яруллин. Колхоз рәисе камытын киеп җигелеп тартучы Мидхәт Хәсьянов хәзер шулай уйлый. Н.Әхмәдиев ◊Камыт аяк Кәкре аяклы кеше турында. [Бөек княгиня:] Ул камыт аякның Мәскәүгә мондый ультиматум куярга хакы юк, аңлыйсыңмы, дундук, хакы юк! М.Әмирханов. Якты дөньяга чыгу белән, коткаручысының муенына менеп атлана да аны интектерә башлый әлеге «камыт аяк». М.Вәлиев. Камыт аяклы Кәкре аяклы.Сабый! Юктыр, юктыр, ничек инде шундый гүзәл сабый кыек тешле, саргылт йонлач яңаклы, камыт аяклы Фәхразый кызы булсын. М.Мәһдиев. Камыт кию 1) Авыр эшкә алыну, үз өстенә җаваплылык алу. Миңа монда редакциянең кара эшләрен бик зур камыт киеп алып барырга туры килә. А.Шамов. Хәзер инде, яшь чактагыча, муенга кырык төрле хезмәт камыты киясе юк. С.Поварисов; 2) Гаилә кору, өйләнү. Ә син гаилә баткаклыгына кереп чумарга, камыт кияргә атлыгып торасың!.. З.Хөснияр. Классташлары кайсы кая укырга кереп, эшкә урнашып, армиягә китеп ыгы-зыгы килгән арада, ул унсигез яше тулган сөенечтән миңа – сөйгән егетенә вәгъдә биргән килеш башка берәү кулыннан нужа камыты киеп өлгергән... К.Кәримов |