КАМЫРЛЫК и. Камыр агачы, дүләнә. Күл тирәли – камыш, елга-инеш буйларында – тал, әрәмә, камырлык, гөлҗимеш, шомырт куаклары. В.Имамов. Ничек итеп камырлык чәнечкеләренә кадала-кадала куактан төшүләрен дә, бакча артындагы биек койма аша сикереп чыгуларын да сизми калды малайлар. А.Габделхакова. Шомырт, балан, карама, тал, камырлык куакларының ялтыравыклы яшел яфраклары арасына яшеренгән мең төрле кошларның мең төрле җырлары сузып-сузып та, чут-чут итеп тә, алсу таң нурларына кушылып, бөтен һавага тарала ---. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә