КАМЫР и. гар. 1) Ипи һәм төрле ризыклар пешерү өчен, онны су, сөт, йомырка һ.б. белән катнаштырып изүдән барлыкка килгән куе масса. Гадәттә күәсне юып тормыйлар, өстәвенә, ипи салу өчен баш ясарга дип, бер тотам әче камырын да калдыралар. Г.Галиева. Ул үзен куна тактадагы төче камыр кебек хис итте. Н.Гыйматдинова. Аннары әбисе ипи я көлчә пешергәндә, камырдан вак-төяк фигуралар ясап, шуларны кызган кирпечкә терәп пешереп ашарга ярата... Т.Нәҗмиев 2) күч. Йомшак, җебегән кеше. Дөнья авыр, Булсаң камыр... Йөрәгеңне Сагыш сарыр, Булсаң да син Артык сабыр. Р.Мөхияр ◊ Камыр батыр 1) Камырдан әвәләп ясалган бала сыныннан яралган көчле, куәтле әкият герое; батырлыгы җитмәгән кешегә карата мыскыллап әйтелә. [Дәрига:] Синнән башкалар дәшми утырганнардыр әле? Бу каян килгән Камыр Батыр! Т.Миңнуллин. – Сезнең кебек камыр батырлардан да куркып торсам! – дип җикеренде Минвәли егетләргә. Ватаным Татарстан. Камыр булу Хәлсезләнү, буыннар йомшау. (Хәмдия абыстай) Чирнең имен табып, оста табибә була. Чувашлардан көмешкә, дуңгыз мае барып ала да шуларны Галимҗанның бөтен әгъзаларына камыр булу дәрәҗәсенә җиткереп сылый. С.Поварисов.Камырга әйләнү к. камыр булу. Ике багана арасы да үтмәстән салкын тиргә батты, сулышы капты, буыннары камырга әйләнде. М.Кәбиров. Ашаган бәлешем корсактан төшеп беткәнче ярдан сикердем, беләкләр камырга әйләнгәнче агымга каршы йөзеп, тын куырылганчы тирәнгә чумып су коендым. Ф.Яруллин |