КАМЫЛ и. а.х. 1) Өлгергән ашлыкның көпшәсе, сабагы. Аннары коры камылдан учак тергезеп җибәрәләр, бодайлы табаны ут өстенә куялар. Р.Фәизов. Офыкларга тиклем җәелгән камыл нурыннан күз алды яктырып китте. К.Кәримов. Юл читләре әрем-кура, апайлар урак ура. Һәр кич саен сыер эзлим, камыллар ера-ера... Р.Әхмәтҗан 2) Игеннәрне урып җыйганнан соң, тамыр өстендә калган сабак төбе. --- урылган игеннең камыллары сап-сары булып ялтырап ята, сөрелгән җирләр Габделнурлар авылындагы кебек чем-кара түгел түгелен, шулай да киләсе елга муллык вәгъдә итеп күпергәннәр. Р.Кәрами. Яланаякка камыллар кадала, карамыйрак атласаң, күзлутның зәһәр инәләре авырттырып чәнчеп кала. Г.Бәширов. Алар артыннан, камыл арасында саескан кебек сикерә-сикерә башак җыеп, балалар килә. Л.Ихсанова 3) Үлән сабагы. Урган камылдан су чыкса, яңгыр явар. Сынамыш. Шәһәрдә кар югалды. Көздән тырмаланмыйча калган сарут камыллары шакыраеп кипкәч, тротуар читләреннән тузан исе күтәрелде. К.Кәримов |