КАМЧЫЛА’У ф. 1) Атларны камчы белән сугып куу. Шәехгали атын кара күбеккә батырганчы камчылады. М.Әмирханов. Як-яктан камчылап, туп-туры текә ярга таба кудылар [атларны]. Т.Нәбиуллин 2) Суктыру, камчы белән җәзалау. Берничә кешене, аяк-кулларын богаулап, ат арбаларына бәйлиләр. Калганнарны, көтү куган кебек камчылап, урман аркылы чиркәүгә алып китәләр. Т.Вафин. Дөрес, алар (һуннар) эштән тайпылырга маташучыларны камчылау белән генә шөгыльләнмәде, төзелештә дә катнашты, сунарчылык һәм балык тотуны оештыруны үз өсләренә алды. Б.Рафиков 3) күч. Куалау, ашыктыру, кызулату; тиз һәм күп эшләргә мәҗбүр итү. «Жигули»не камчылаганымны килештереп, спидометр шаян күз кыса, я туксанны, я йөзне үк күрсәтә. А.Хәсәнов 4) күч. Тәнкыйтьләү. Аларны беренчеләрдән булып, К.Тинчурин һәм Ф.Бурнашлар белән янәшә торып, Н.Исәнбәт тә күреп алды, камчылады. А.Әхмәдуллин. Ә җәйләрен колхозның да, бригаданың да «Сугышчан сәхифә»ләре минем карамакта: алдынгыларны мактыйм, ялкауларны камчылыйм. Ә.Рәшит. Алда безне күләм ягыннан кыска шигырьләр, дүртьюллыклар, эпиграммалар каршылый. Аларда шагыйрь кешедәге әхлакый кимчелекләрне камчылый. Казан утлары 5) күч. Арышлар өлгергәндә, офыкта яшен яшьнәү, елдырым уйнау, аҗаган уйнау. И яшеннәр камчылады, телгәләде... Р.Зәйдулла. Фронт сызыгы өстендә, камчылау утлары сыман, ракеталар күтәрелә. Г.Әпсәләмов Камчылап алу Аз гына, тиз арада камчылау. Әйтерсең лә яр өсте басуының арышы серкә очырганда уйнаклап, яшен камчылап алган да, таш чартлап ярылган, шул кысанлыкта җир кочагына посып сәфәр чыккан әрсез орлык шыткан ---. М.Рәфыйков. Ул да булмады, бөтен күк йөзен иңләгән болытларның ишелеп-кайнап торган урынын кискәләп, ботлы-чатлы, берничә җәпле яшен камчылап алды. М.Хәсәнов Камчылап тору Туктаусыз камчылау; әледән-әле камчылау. Алар бетсә, кем ярсытып торыр, Кем камчылап торыр йөрәкне! Ф.Яруллин. Язучы үзен гел камчылап торырга тиеш. Т.Миңнуллин Камчылый башлау Камчыларга тотыну. Соңгы һәр хатында Рәхилә дә камчылый башлады, Рамазанның котын алды. Ш.Янбаев Камчылый бирү Камчылавын дәвам итү.Ногайбәк ага да токмачларны чынлап торып куертмаска булды бит. Дүрт тәгәрмәчле айгырын камчылый гына бирә. А.Хәсәнов |