КАМЧЫ и. 1) Каеш яки баудан үреп, ишеп ясалган кыска саплы чыбыркы. Аларның кигән киеме – киң эшләпә, киң каеш, җитеннән тукылган джинсы чалбар-күлмәк, янда пистолет, кулда озын камчы... А.Хәлим. Иренеп кенә кайтыр юлга борылган Сәлимханның бәләкәй чакта атай каешы төшкәли торган урынын камчы кылы суеп үтте... К.Кәримов. Николай авызын ачарга да өлгермәде, поручик атларны камчы белән сызгыртып алды да, алар урыннан капыл гына кузгалып, экипаж китеп тә барды. Ә.Мушинский 2) Шундый чыбыркы белән суктырудан гыйбарәт җәза бирү төре. [Әмирхан:] Яшьрәк чакта камчы эләкмәсә, юк инде ул! А.Гыйләҗев. Качучыларга 25 әр камчы билгеләнде. Казан утлары 3) эфв. Елан. Елан димә – чага, камчы дисәң – кача. Әйтем. Татар халкында да яшерен телнең кайбер үрнәкләре безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Мәсәлән, еланны – кара таяк, камчы, каеш; аюны олы ата, олы әкә, көрән дип атаулар ---. Ф.Урманчеев 4) күч. Кыенлык, авырлык, газап. Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы ---. Г.Тукай. Кыскасы, ул вафасыз дөньяда җил-яңгыр тимичә, мәрхәмәтсез урам тормышының камчысын да, тукмакларын да күрмичә, тәмсез сүзләрен ишетмичә, җылы оранжереяда, чәнечкесез гөлчәчәкләр һәм купшы пионнар арасында үскән самими һәм тыйнак малай иде. А.Тимергалин ◊ Камчы алу 1)Кыйналу, камчы җәзасы алу; 2) Рәнҗетелү, авырлык күрү. Ләкин дөресен язу ул – хаким көчләрнең гаебен ачу дигән сүз. Чөнки «түзалмаслык йөрәк янса» да, сереңне язма рәвештә сөйләсәң, һәр хәрефе саен бер камчы алачаксың. Татар әдәбияты. Камчы асты Җәберләүләрдән гыйбарәт михнәтле тормыш. Камчы ашау к. камчы алу.Камчы тамызу Камчы белән сугу. Берсе хәтта, явызлыгын тыя алмыйча, аркасына ике-өч тапкыр камчы тамызды. Б.Рафиков |