КАМЧАТЧЫ и. 1) Камчат бүрек тегүче. Аның (Галиәсгарның) әтисен Камчатчы Галиәкбәр дип йөртәләр. М.Гали. Элек Казанның Яңа бистәсендә ике мәшһүр кеше яшәгән, ди. Аларның берсе – Кара Савыт Шаһи, икенчесе – Камчатчы, ягъни бүрек тегүче Галиәкбәр Камалетдин углы. Р.Батулла

2) Камчат бүрекләр белән сәүдә итүче. Мәсәлән, «Бәянелхак» газетасының 1907 елгы 20 май санында «Т.З.» имзасы белән басылган хатта: «...Бәнем төшкән җирем камчатчы Гыйззәтуллада иде ---». Г.Тукай. Минем әти белән Кариев заманында артист булып озак вакытлар уйнап йөргән кешеләрдән Ишми дигән артистның атасы Кара Савыт Шаһи дигән кеше хакында: – Кара Савыт Шаһига хатын ярамый, камчатчы Галиәкбәргә фатир ярамый, – дип шаяртып сөйли торган булган. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә