КАМЧАТ и. рус 1. 1) Сусарлар семьялыгыннан затлы мехлы су җәнлеге; диңгез коңгызы, калан. Камчат күрсәң атып ал, мәкаль сүзне отып кал! Мәкаль 2) Шул җәнлекнең мехы. Казанның Проломный, 13 урамындагы зур магазин хуҗасы Газиев Сәгъди белән шул ук Казанда җиде-сигез кеше яллап тегү тектерүче, камчат һәм кама мехлар белән сату итүче --- «Әсәт Валлаһи тегүче» дип вывескалар куйдырган Әсәдулла агай да --- кайтып җиттеләр. Г.Камал 3) тар. Тыгыз һәм шома итеп тукылган, гадәттә бер төстәге бизәкләр сугып эшләнгән тукыма 2. 1) с. мәгъ. Шул мехтан тегелгән. Саҗидәнең камчат бүрке – Күз өстендә күләгә; Монда уйнаган монда калсын, Анда кайтып сөйләмә. Җыр. Кайчандыр, бик күптән инде, ул үзе ир-егет чагында, камчат бүрек, ак чикмән киеп, билен кызыл билбау белән буып, камыт күрмәгән сөлектәй яшь айгырга атланып далага чыгып китә иде дә, йөри-йөри бүренең эзенә төшкәч, аны уктай сузылып очкан бурзаеннан өсләтеп һәм ун-унбиш чакрым куа барып, озын саплы чукмары белән сугып ала торган иде. Ә.Еники 2) Шул тукымадан тегелгән. Камчат шәл |