КАМЧАДАЛ и. рус Күптәннән Камчаткада яшәгән русларның ительмен, коряк, чуван кебек җирле халыклар белән аралашу тәэсирендә формалашкан этник төркеменең бер вәкиле. Гимнастёркалары тозланып чыккан солдатлар, причал докерлары, брезент алъяпкычлар киеп алган балык комбинаты эшчеләре, чаналарының табаннарына күн кидереп, этләр җигеп килгән камчадаллар, шәфкать туташлары курсларына укырга йөрүче яшь-җилкенчәк... Барысы да, артларына ут капкан шикелле ашыга-ашыга, кораб бушаталар. В.Имамов |