КАМФАРА и. гр. мед. 1) Медицинада һәм техникада кулланыла торган көчле зәһәр исле, төссез кристаллик матдә. 50 грамм коры камфара порошогы (даруханәдә сатыла), горчица, спирт, 3 йомырка агыннан дару ясыйлар. Ватаным Татарстан

2) Шуннан ясалган сыек дару. [Әгъләм] озак тормый янә һушыннан язды: аңа камфара уколы биреп тордылар. С.Рафиков. [Дәүранны] Урынына салыгыз! Камфара бирегез, камфара! Т.Гыйззәт. Әнис маең бармы, камфара, канәфер майларымы, ванилин яки валерианка – барын да сал, хәзинәңдә булмаса, тап! М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә