КАМУФЛЯЖ и. фр. махс. 1. Биналар, корабльләр, туплар, машиналар һ.б.ш.ны төрле сызыклар, таплар төшереп маскировка ясауның бер ысулы. Сорымы яки карамы икәне дә бәхәсле, кыскасы, төрле төс – камуфляж. Х.Мөҗәй. Аның як-ягында камуфляж формасы кигән ике әзмәвер басып тора иде. Я.Шәфыйков 2. с. мәгъ. Шундый ысул белән яки шуңа охшатып төшерелгән, ясалган. «Даным» бик тиз пароходка таралды. Өстемдәге фронт истәлеге – камуфляж бизәкле ала-кола тужуркам да реклама хезмәтен үтәде. С.Баттал |