КАМУС I и. гар. иск. Сүзлек. Каюм Насыйри татар теленең имля һәм инша кагыйдәләрен төзегән, татар теленең лөгатьләрен җыеп, үзенә күрә бер камус мәйданга китергән. Җ.Вәлиди. Тел – океан ул. Шуңадыр гарәпләр сүзлекне дә әл-камус (океан) диләр. Х.Сарьян. Тукайның «Яңа камустан берничә лөгать» памфлетының дәвамы «Җен» имзасы белән басылган. Казан утлары |