КАМПА’НИЯЧЕЛ с. 1. Кампания төсендә, эзлексез һәм системасыз, әллә нигә бер генә үткәрелә торган. Шунлыктан акыллы тәкъдимнәр кампаниячел күренеш булудан ары китә алмый. Шәһри Казан. Дәүләтнең гаиләне кайгыртуы бары тик Гаилә көне, Гаилә елы үткәрү кебек кампаниячел чара булудан туктап, төп бурычка әверелсен иде. Ватаным Татарстан

2. рәв. мәгъ. Кампания рәвешендә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә