КАМПА’НИЯ и. фр. 1) хәрби Билгеле вакытта билгеле киңлектә алып барылган, бер стратегик максатка буйсынган сугышчан хәрәкәтләрнең барлыгы. Финляндия кампаниясенә катнашкан сугышчылар бу кышны яхшы беләләр. Г.Әпсәләмов. Менә минем әти дә фин кампаниясендә башын куйды. Х.Камалов 2) Берәр мөһим иҗтимагый-сәяси яки хуҗалык мәсьәләсен хәл итүгә юнәлгән чараларның барлыгы. Сайлау кампаниясенә йомгак ясаган чакта, Якуб: – Бу – зур җиңү, иптәшләр, – диде. И.Гази. Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты шушы елның октябрь аенда үткәрелергә тиешле Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе өчен халыклар исемлеге төзегән. И.Таһиров. Бишьеллык планнар нигездә үтәлмәде, шау-шулы, мактанулы кампанияләргә генә әверелде. Татарстан тарихыннан хикәяләр |