КАМЛА’У ф. Төрле сүз, тавыш, кыланыш, магик предмет һ.б.ш. ярдәмендә кешегә яки берәр объектка кирәкле йогынты ясарга омтылу, ырымлау, имләү. – Камла әйдә, шаман, камла тизрәк! – диде башлык. Р.Батулла

Камлап карау Камларга омтылу, камларга тырышу. Көннәрдән бер көнне Майя Хәлимгә әйтеп куйды: – Сания әнкәнең күзләрен үзем камлап карыйм әле. Мин моның серен беләм. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә