КАМКА II и. кыт. 1. Кытай ефәге. Торга булсын бу җирдән-әй! Камка булсын бу җирдән-әй! Дастан. Камка сүзе борынгылыктан ук рус теленә кергән. Рус телендә бу камка – «бизәкле тукыма» сүзеннән камчатый дигән сыйфат ясалган ---. Ә.Кәримуллин

2. с. мәгъ. Шул тукымадан тегелгән, шуның белән тышланган, бизәлгән һ.б.ш. Өстеңдәге камка тун – Түрдә утырган биләргә. Дастан. – Әни, әни, – диде Әхмәт, – бая гына мин камка бизәк тоткан идем. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә