КАМКА I и. Камкалар семьялыгыннан, төрле төстәге өске каты канатларына кара төрткеләр төшкән бөҗәк; русчасы: божья коровка. Жанның кул сыртына яшел камзулында кара төрткеләре булган түгәрәк камка төшеп кунды һәм, канат сүрүен дә җыймыйча, әрле-бирле йөренә башлады. Ш.Рәкыйпов. Камка, үсемлек корткычларының: үлән бете, ак күбәләк, ефәк талпанының личинкаларын да, олы бөҗәкләрен дә ашап, кеше хуҗалыгына ярдәм итә. Биология. Хайваннар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә