КАМИЛЛЕК и. Кимчелексез булу хәле, бар яктан да камил булу күренеше; идеал. Форма белән эчтәлек бердәмлеге ракета сыман. Формасы – камил гадилек, эчтәлеге – гади камиллек. Ш.Галиев. Соңгы елларда кешеләрнең бихисап явызлыклар кылуы, пычрак уйлар, шөгыльләр белән мавыгуы күз алдында бит. Болар һәммәсе галәмнең камиллеген боза, анда төрле гайре табигый үзгәрешләр тууга китерә. М.Маликова. --- бар әсәрләрне дә югары үсеш баскычында тора дип булмый. Ә телгә керү-кермәүгә килсәк, бу фактор әсәрнең сәнгатьчә камиллегенә генә бәйле түгел. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә