КАМИЛЛӘШҮ ф. Яхшыру, әйбәтләнү; камил хәлгә килү. Менә бу минутта, куе таллар арасындагы кыз сынын күргәч, аннан агылган, күзгә күренмичә тәнгә, күңелгә турыдан-туры килеп ирешә торган нурны тойгач, дөнья камилләште, түгәрәкләнде. М.Маликова. Камилләшкән җөмлә тойгыларны җанландыра, көчәеп киткән фикерне акыл рәхәтләнеп кабул итә. М.Юныс Камилләшә бару Торган саен күбрәк камилләшү. Билгеле инде, Рабига остазбикәнең белеме акрынлап арта, караш даирәсе киңәя, укыту ысуллары камилләшә барган. И.Нуруллин Камилләшә башлау Камилләшү билгеләре күренү. Берләштерү «җиле» кагылгач, ул Иске Шөгер мәктәбе белән кушылып, татар теле һәм әдәбиятын укыту ягыннан да камилләшә башлады. Заман сулышы Камилләшә төшү Тагын да камилләшү, бераз камилләшү. --- М.Хәбибуллинның «Атилла» романы – бүгенге татар тарихи әдәбиятының зур казанышы. Күрсәтеп үтелгән аерым кимчелекләрдән арынганда, ул тагын да камилләшә төшәчәк. Ф.Урманче Камилләшеп җитү Камиллек дәрәҗәсенә ирешү |