КАМИЛЛӘШТЕРҮ ф. 1) Яхшырту, әйбәтләү. Шәһәр һөнәрчеләре, үз белгечлекләре белән генә шөгыльләнеп, осталыкларын камилләштерә, эш коралларын һәм алымнарын яхшырталар. Урта гасырлар тарихы

2) Төгәл, бөтен, идеаль хәлгә китерү

Камилләштерә төшү Бераз камилләштерү; тагын да камилрәк итү

Камилләштереп бетерү Һәрьяклап камилләштерү; тулысынча камиллек дәрәҗәсенә җиткерү. Польшадагы «гравёрлар»га Франклин сурәте төшерелгән үз долларларын тулысынча камилләштереп бетерергә ярты ел вакыт җитми кала. Р.Мирхәйдәров

Камилләштереп җибәрү Камилләшүгә этәргеч булу; тагын да камилрәк итү. Ул, гүзәл архитектура истәлеге буларак, Ирек мәйданының ансамблен тагын да баетып, камилләштереп җибәрде. М.Шиһапов

Камилләштереп җиткерү Камил итү

Камилләштереп килү Күптәннән бирле, даими рәвештә камилләштерү. Шуңа өстәп, редакторлык эшендә озак еллар тел, фикер йөртү алымнарын аңлау сәләтен туктаусыз камилләштереп килгән әдәбиятчы [Р.Даутов]. М.Юныс

Камилләштереп тору Һәрвакыт, гел, бертуктаусыз камилләштерү. Җитештерү мөнәсәбәтләрен һәрвакыт камилләштереп тору сорала. К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә