КАМИЛ с. гар. 1. 1) Тулы, чиксез, бернәрсә белән дә чикләнмәгән. Икесенең дә бер-берсенә мәхәббәтләре камил булып, бик тыныч, бик рәхәт көн күрә торганнар иде. Ш.Мөхәммәдев. Большевиклар әйтә: «Һәрбер илгә Камил мохтарият бирелсен! Һәрбер ярлы, мазлум изелгән ил Мохтарият алсын, терелсен!» Ш.Бабич 2) Кимчелексез, бар яктан да килгән, идеаль. Ул хәзер камил егет булып, ир булып үсеп җиткән инде. Г.Ибраһимов. Адәм балалары камил түгел, Хата йорты дөнья электән. Ф.Бурнаш. --- [Кызның] буе-сыны да, гәүдәсе дә, төсе-бите дә – бар җире дә камил. Н.Фәттах. Мәкалә чиктән тыш камил, искиткеч уңышлы булу сәбәпле, мин андый гына ялгышлыкларны күрмәскә тырыштым. М.Юныс 3) иск. Туры итеп тоташтан бәйләнгән, бөтен, кыекча булмаган. --- [Җәннәтнең] башында энҗеле калфак, ак камил шәл. Г.Әпсәләмов 2. рәв. мәгъ. 1) Тулысынча, бөтенләй. Бу кырык биш тиен акча Шәрифнең ихтыяҗына камил җиткән. М.Гафури 2) Бик әйбәт итеп, җиренә җиткереп. Музыка әсәрен камил башкару |