КАМИКА’ДЗЕ и. яп. 1) Икенче бөтендөнья сугышы елларында дошманга һөҗүм итеп, очкычы белән бергә һәлак булучы, үзен-үзе үтерүче очучы 2) Гомумән, үлемгә баручы; соңгы вакытта җәмгыятьне куркуга салу максаты белән үзенең өстенә беркетелгән бомбаны шартлатып һәлак булучы кеше. Янә берәү үз-үзен (камикадзе диләрме әле) шартлаткан. Р.Фәйзуллин. Аяз күкне камикадзе айкый, американ куркып башын чайкый. Һавалардан террор исе аңкый... Л.Шагыйрьҗан. Нинди задание белән сине җибәргәннәр алар? Террорист итеп түгелме? Син алай-болай камикадзе түгелме? З.Хәким |