КАМЗУЛЛЫ с. Камзулдан булган, камзул кигән. Түбәтәйле һәм камзуллы атасы. Чигүле алъяпкычлы һәм шәльяулыклы әнкәсе. Ә.Гаффар. Эре чәчәкле яшел яулык бөркәнгән, кара бәрхет камзуллы, көмеш чулпылы су кызы күренмәсме? Ф.Латыйпов. Килбәтле вә гыйззәтле, олуг вә кодрәтле, бәрхет камзуллы, сафьян читекле Бакир улы Геннадий хәзрәтләре! Х.Ибраhимов |