КАМЗУЛ и. к. камзол. Рәсемнәрнең берсендә ука чуклы асыл күлмәк вә аның өстеннән чатма камзул кигән дүрт татар хатыны төшерелгән иде. Ф.Әмирхан. Авылда яшьләр арасында җиңсез камзуллар, киртек якалы казакилар кию модага кереп китте. М.Гафури. Хәтта килен булып төшкәч тә, җиде ел килен камзулы кидереп, биатай, бианай кебек иң якыннарыбыздан да тел яшерергә киңәш бирдегез! Т.Гыйззәт |