КАМЗОЛ и. фр. Урта гасыр Европа илләреннән киңрәк территорияләргә таралган, озынчарак, гадәттә җиңсез ир-ат өс киеме. Башта озын йонлы толыбын салдыралар, анда юк. Аның астыннан яхшы тунын салдыра башлыйлар, аның эчендә бишмәт, аннары камзол, аннан да эчтәрәк җылы күлмәк була. Г.Бәширов |