КАМЕ’ЛИЯ и. фр. Чәйчәләр семьялыгына караган, матур чәчәкле төрләре декоратив максат белән, кайбер төрләре чәй җитештерү чималы буларак үрчетелә торган, Көнчыгыш Азиядән чыккан мәңге яшел агач яки куак. Систематик яктан ул чәйгә якын, шуңа күрә кайбер галимнәр бу ике ыругны бер камелия ыругына берләштерә. Л.Мәүлүдова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә