КА’МБУЗ и. голл. Суднода аш әзерләү бүлмәсе, кухня. --- менә бит теге көнне ул ун минутка соңга калып кайтты, командир аңа җәза бирде, ул сиңа сәлам әйтте, ул бүген, бичара, шуның аркасында камбузда төне буе бәрәңге арчый, савыт-саба юа... М.Мәһдиев. Камбузга чәй алырга барышлый, Зәйтүнә дә кызыксынып туктаган иде. С.Сабитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә