КАМӘТ и. гар. 1) иск. Гәүдә, буй-сын; буй озынлыгы. Кайда китте бу озын, аристократический бөгелә-сыгыла белә торган камәтең? Ф.Әмирхан 2) дини Намазның фарызына керешү алдыннан аягүрә укыла торган махсус дога; икамәт. [Мәхмүт:] тиз генә ваннага кереп тәһарәт алып, намазлыкка басты; башта азан, аннары камәт, аннан ниятен әйтте: – Илаһи ният кылдым ясыйгы намазымның дүрт рәкәгать фарызын үтәмәккә... Р.Зарипов. Шафигыйлар да камәт сүзләрен берәр генә әйтеп, күкрәк астына кулларын куялар ---. Ш.Мәрҗани. Балага исем кушканда, баланың бер колагына азан, икенче колагына камәт әйтелә. Дин дәресләре ◊ Камәт китерү к. камәт төшерү. Килгән сораулардан тагын берсе: «Кайбер кешеләр, камәт китергәндә, кулларын намаздагы кебек алга куеп торалар. Кирәкме бу?» Инсан һәм дин. Камәт төшерү дини Намазга кереш ясау. Соңыннан Хәсән бабай торып басты. Калын, егетләрчә мөбарәк тавыш белән камәт төшерде. Җ.Зарифоглу. Фарыз намазларга керешер алдыннан азан әйтү вә камәт (икамәт) төшерү тиештер. Пәйгамбәребез заманында шулай намаз алдыннан азан әйткәннәр вә камәт төшергәннәр. Дин дәресләре |