КАМАШУ ф. 1) Яктылыктан, нурдан, төрле төсләрдән күз чагылу, күзне ачып туры карый алмау. Яктыга чыгып күз камашкач кына, караңгыга ияләшеп, шул хәлнең гадәтигә әйләнгәнен аңлыйсың. Ш.Галиев 2) Ачы ашаганнан теш чагылу 3) Аяк-кул оешып, буйсынмас хәлгә килү, хәрәкәт тизлеген югалту. Әллә мин бераз исергән, әллә аяклар камашкан, әллә нинди дулкындагы көймә өстендә барган шикелле, стеналар, идәннәр тирбәлә. Г.Камал Камашып бетү Тәмам, бик нык камашу. Ашый-ашый тешләре камашып беткән, тел очларына төерчекләр чыккан. Д.Аппакова. Танца кичәсе бүген шәп булыр әле, җәй буе тик торып, аяклар камашып бетте инде. Г.Камал Камашып калу Берәр сәбәптән камашу. Моңарчы дөньяда бары тик ак белән кара төсләр генә күрергә өйрәнгән күз нурлар балкышыннан камашып кала. Г.Афзал Камашып китү Кинәт камашу. Тартманы ачып җибәрүгә, Гүзәлнең күзләре камашып китте. Аклы, сарылы, кызыллы, әллә нинди аллы-гөлле төймәләр иде анда. Н.Гәрәева Камашып тору Билгеле вакытка камашу. Дәрвиш белән егетнең бераз вакыт күзләре камашып тора. Ш.Камал |