КАМАШТЫРУ ф. 1) Көчле яктылык, ачык төсләр һ.б. күзләрне чагылдыру, күзне ачып туры карарга бирмәү. Кояшның үтә көчле нурлары Әхмәтнең күзләрен камаштыра, битләренә аз гына җылы бәрелгән төсле дә була. Ш.Камал. Элекке генераллар алтын ялтыравыгы белән күзне камаштыра, таштан койган салкын чырае, ата күркәдәй кабарынган кыяфәте белән тыныңны куыра иде. Г.Бәширов. Шул беләзектән агылган нур күзләрен камаштырды да инде аның. Ф.Латыйпов. Кояш чыгып кына килә, тыкрыктагы бәпкә үләнендә, күзне камаштырып, чык ялтырый. М.Маликова

2) Артык ачы ризык тешкә тию; чыелдык, кискен тавыш нервыга тию. --- үч иткәндәй, аяк атлаган саен, тешләрне камаштырып, идән шыгырдый. Р.Вәлиев

Камаштыра башлау Камаштырырга тотыну. Ниһаять, күзне камаштыра башлаган артистлар тамашачы булып кына утырды... Шәһри Казан

Камаштырып алу Беразга, бер мизгелгә камаштыру. Карашларны камаштырып ала Көйсезләнгән төсләр уены. Р.Аймәт

Камаштырып бетерү Тәмам, бик нык камаштыру

Камаштырып килү Күптәннән, электән үк камаштыру. --- болары җил-яңгыр күрмичә яши бирделәр, җете төсләре белән ярты гасыр буена безнең күзне камаштырып килделәр. Ә.Еники

Камаштырып тору Бертуктаусыз камаштыру. Бүрәнәләрнең күбесе инде каезланган, алар ап-ак сөяктәй ялтырап, күзләрне камаштырып тора. В.Имамов

Камаштырып утыру Әле, хәзер, күз алдында камаштыру. Харис шул биек залларда тезелгән шома өстәлләрне, алар өстендә экраннары белән күзне камаштырып утырган мониторларны --- күз алдына китерде. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә