КАМАУЛЫ с. 1) Камалган, тирәсе камап алынган 2) мат. Икенче бер фигура эченә урнаштырылган. Радиусы R булган түгәрәккә камаулы тигезьянлы өчпочмаклардан мәйданы иң зур булганын табарга. Югары математика нигезләре 3) әд. Шигырь строфасының беренче һәм соңгы юллары ярашудан гыйбарәт (рифма төре тур.). Фатих Кәрим, аралаш рифмаларны куллану белән бергә, югарыда китерелгән үрнәктәгечә, камаулы (охватные) рифмаларны да еш куллана. М.Максуд |