КАМА’У ф. 1. 1) Төрле яктан якынлашып, уратып, әйләндереп алу, һәр ягын биләү. --- көчәеп килә торган җил ялкын баганасын Хәйриләрнең салам түбәләренә аударды да, күз ачып йомганчы аны ут камап алды. М.Гафури. Зиннәтне шау-шулы кызлар төркеме бөтенләй камап алды. Г.Бәширов. Учактан чәчрәгән очкын бөтен йортны камаган кебек, гайбәтчедән чыккан бер яла бөтен авылны камаган. Азат хатын 2) Чигенергә, читтән ярдәм алырга мөмкинлек калдырмыйча, дошманны чолгап алу, боҗрага алу. Поручик һәм солдатлар аларны камаган килеш торалар. Ш.Камал. Тик ул як-ягына каранырга өлгерми калды, погонлылар аның үзен камап алдылар. Г.Гобәй. Үз дошманын кара көл итүче Үч ялкыны булып камый ул. Ф.Кәрим. Иртәгә бүреләр камарга бару турында уйларга да мөмкин түгел иде шикелле. М.Пришвин 2. и. мәгъ. к. камалыш. Монда камауда калган казанлыларның яшерен су алу урыны булган. Эзләнүләр. Уйланулар. Табышлар Камап алу Һәрьяктан тулысынча камау. Сез Фрунзеның Врангельне, Кырымга чигенергә ирек бирмичә, Тавриядә камап алып бетерергә дигән приказын ишеттегез бит? Г.Бәширов. Шаяхмәтнең пулемётына ачулары кабарган немецлар, аны камап алырга теләп, төрле яктан елан кебек үрмәли башладылар. А.Әхмәт. Бөгелмәне камап алган дошманнар боҗрасыннан ул ничек үткәндер, анысын белмим. Г.Әпсәләмов Камап килү Әкренләп якынлашып камау. Бәйрәмгали кул астында җибәрелгән полиция отряды Щербаково крестьяннарын камап килгән чакта, урманнан чыкканнар да, коралларын алып, үзләрен тураклаганнар. Т.Гыйззәт Камап тору 1) Әле, хәзерге вакытта камаган булу 2) Озак вакыт дәвамында камалган хәлдә тоту. Урыслар Казанны илле ике көн камап тордылар. М.Әмирханов |