КАМАЛЫШ и. Сугышта бер шәһәрнең, территориянең яки тере көчләрнең каршы як тарафыннан уратып алынган хәле; үзенең тылыннан, төп көчләрдән аерылып, тулы изоляциядә калуы; блокада, чолганыш. Ленинград һаман камалышта иде әле, ялкын эчендә калган Сталинградта һәр урам, һәр йорт өчен сугыш бара иде. Г.Гобәй. Кырык беренче елны камалышта калган, хәзер менә партизан – взвод командиры [Шилков]. М.Хафизов |