КАМАЛЫ с. Кама тотылган, кама читле. Кыш көне бәрән эчле камалы тун, тигез түбәле, эрерәк йонлы зур каракүл бүрек, җәй көне соры полотно казаки белән шул ук тигез түбәле каракүл бүрекне кия. Ш.Камал. --- башында чите камалы мескен бүрек, аягында оек, чабата. Г.Ибраһимов. Берничә көннән соң мәчет мөтәвәллие – камалы бүрекле, кәҗә сакаллы бер карт – бу мәсьәләне авыл җыенында кузгатты. А.Шамов |