КАМАЛУ ф. 1. 1) Төрле яклап камап алыну, камалышта калу. Ул мескен башын түбән игән хәлдә, халык дулкыны уртасында камалып торып калды. М.Гафури. Ә урман кырыеннан читкә китеп, олы юлга чыкканда, без дошман пехотасы тарафыннан камалып алынган идек инде. Г.Гобәй. Август ахырында Казан тулысынча камалса да, каланы саклаучылар менә инде айдан артык баскынчыларга ныклы каршылык күрсәтеп киләләр. Ф.Зариф

2) Чорналу, әйләндереп алыну, уралу. Кояш нурына камала, Тәне янып карала. М.Җәлил. Ул каланың бөтен тирә-юне Камалган, ди, чуен коймага. Ш.Маннур. Көмеш Яр боҗра белән камалган – бер алар гаиләсе генә кара йоктырмыйча яши ала идемени?! Н.Гыйматдинова

2. и. мәгъ. к. камалыш

Камала бару Торган саен ныграк камалу

Камала төшү Тагын да ныграк камалу

Камалып калу Камалган хәлдә булу. Алар хәзер камалып калдылар. Т.Гыйззәт

Камалып тору Әле, хәзерге моментта камалу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә