КАМА и. 1. 1) Сусарсыманнар семьялыгына караган, озын гәүдәле һәм кыска очлыклы, затлы мехлы, башлыча төче сулыкларда яшәүче хайван. Безнең урманнардагы елга камалары балыклар белән мәче-тычкан булып уйныйлар: тотып алалар да җибәрәләр, тагын тотып алалар. Кызыклар дөньясында 2) Шул хайванның куе коңгырт төстәге кыйммәтле күреге. Кияүнең өстендә яшькелт тышлы, бәрән эчле тун, башында кама читле бүрек ---. Ә.Еники 2. с. мәгъ. Шул хайванның күрегеннән эшләнгән. Аларның кама бүрек, җилән кигән ирләре дә, алтын балдаклы һәм ефәк күлмәкләргә төренгән хатыннары да, Добролюбов сүзләре белән әйткәндә, өй хайваннары булудан югары күтәрелмиләр. М.Гафури. Өстендә кама якалы, кара тышлы тун, аягында тезеннән югары менгән озын чуар пима. Г.Ибраһимов |