КА’ЛЬЦИЙ и. лат. хим. Са символы белән белдерелгән, табигатьтә катнашмалар рәвешендә таралган (акбур, мәрмәр, гипс һ.б.), металлургиядә, төзелештә, медицинада кулланыла торган көмешсу ак төстәге җиңел металл. Туфракта кальций җитешмәсә, үсемлекләрнең тамырлары авырый башлый. Ф.Вәлитова. Кальцийга бай азыклар нерв системасына яхшы тәэсир ясыйлар. Совет мәктәбе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә