КАЛЬМАР и. фр. зоол. Башаяклы моллюсклар классының унаяклылар отрядына караган асотрядыннан, торпедасыман тар гәүдәле, кармавычлы, реактив ысул белән хәрәкәтләнә торган диңгез хайваны. Корабль кальмар шикелле үк хәрәкәт итә, ягъни бер тишек аша су суырып, аны икенчесе аша этеп чыгара. Моның өчен корабльгә гидрореактив двигатель куела. Кызыклы ихтиология. Алар токымыннан бүгенге көндә кальмар һәм каракатица очрый. А.Фаткуллин |