КАЛЬКУЛЯ’ЦИЯ и. лат. 1) Продукт, товар, хезмәт һ.б.ш.ларның үзкыйммәтенә һәм сату бәясенә кергән барлык элементларын исәпләү. --- тәэминат бүлеге начальнигы виза салыр. Виза салганнан соң, бухгалтериягә кереп калькуляция ясат. М.Юныс

2) Җитештерүгә, идарә эшенә, предприятиедәге әйләнешкә караган чыгымнарны исәпләү белән шөгыльләнә торган хуҗалык исәп-хисап тармагы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә