КА’ЛЬКА и. фр. 1) Сызымнардан яки рәсемнәрдән күчермә алу өчен, югары сыйфатлы үтә күренмәле кәгазь яки май, балавыз, сумала кебекләрнең эремәсе сеңдерелгән нәзек киҗе-мамык тукыма, гадәттә батист. Этикетканың зурлыгы, аның карандаш яки тушь белән, калькада яки сызым кәгазендә язылуы коллекцияне саклау ысулы белән бәйле. Ә.Халидов 2) лингв. Чит тел сүзе, сүзтезмәсе үрнәгендә телнең үз чараларыннан төзелгән сүз яки гыйбарә. Мисаллар: «Тәрәзәгә җил ком көлтәсе китереп сылады». Ком көлтәсе булмый ---. Бу – калька, теле бозылмаган татар болай сөйләми ---. Х.Сарьян. --- алынма сүзләр ярым калькалар рәвешендә дә килеп керәләр. Ф.Сафиуллина |