КАЛЫШУ ф. 1) Хәрәкәт тизлеге кимрәк булу аркасында, башкалардан артка калу, аларның хәрәкәтенә, адымына өлгермәү. Санитарлар командасын бомба янында сафка тезделәр, алып килүче командир кешеләрне кулы белән санап чыкты һәм, бер-берсеннән калышмаска кушып, команданы үз артыннан алып китте. Г.Бәширов. Җилкапкадан урамга килеп чыгуга малай, атасының зур адымнарыннан калышмаска тырышып, кәҗә бәтие кебек сикергәләп бара башлады. И.Гази. Әнә алар [торналар], тигез өчпочмак ясап, авыр болытлардан калышырга теләмәгәндәй, хәтәр, ифрат та авыр сәяхәткә чыкканнар. М.Хәсәнов 2) күч. Эштә, ярышта сыйфат, тизлек, нәтиҗәлелек һ.б.ш. күрсәткечләр башкаларныкыннан кимрәк булу, башкалар кебек эшли алмау. Бу Галимә менә дигән егетләрдән калышмый. М.Гафури. Беләм мин сине, синең кешедән калышасың килми. Г.Гобәй. Яшьләр артыннан калышмый килгән картрак, өлкәнрәк уракчылар да сүзгә кушылалар. А.Шамов 3) күч. Нәрсәнең дә булса сыйфаты башкаларга караганда түбәнрәк булу. Илшат тәбәнәк буйлы, чандыр гәүдәле, төс-бит белән дә башка яшьтәшләреннән шактый калыша иде. Ф.Яруллин. Авыл өйләре дә бүтәнчә хәзер: шәһәр коттеджларыннан һич калышмый ---. А.Гыймадиев Калыша бару Торган саен күбрәк калышу, өлгерә алу сәләте һаман кимү. Безнең көннән-көн европалылардан калыша баруыбызны сез бер дә күрмисезмени? Р.Ишморат Калыша башлау Калышуы сизелү, калышуы күренү. Башта бу ике «сакаллы сабый» тигез йөгерсәләр дә, бераздан юантыграк дәү әти калыша башлады. Ф.Әмирхан Калыша бирү Калышуын дәвам итү, һаман да калышу Калыша төшү Чагыштырмача артка калу сизелү, тагын да бераз калышу. Угор алыплары Буйтурдан чак кына калыша төшеп чабалар. М.Хәбибуллин Калышып килү Эзлекле рәвештә, күптәннән, электән аз-азлап калышу |