КАЛЫПЛАШУ ф. 1) Нинди дә булса форма алу, кидерелгән калып формасында ныгып калу 2) Төгәл форма алу, урнашып китү, таралу. Бәет жанрының калыплашуы катлаулы һәм бертөрле генә түгел. Г.Макаров. --- ХХ гасыр башындагы татар яшьләренең ничек калыплашуы төрле-төрле язмышлар аша тасвирлана. Р.Раскулова Калыплаша бара Торган саен калыплашу. Нәтиҗәдә, --- тәкфирчеләр, шигый һәм башка шикле фигураларның идеологияләре калыплаша бара. Безнең гәҗит. Системалы рәвештә шомара һәм калыплаша бару нәтиҗәсендә, XX йөзгә чыккач проза әсәрләре телендә стиль кытыршылыклары, аерым кимчелекләр кими. Р.Закирова Калыплаша башлау Калыплашырга тотыну. Бу дәвердә документаль повесть жанрының мемуар-автобиографик дип исемләнгән канаты калыплаша башлый. Н.Йосыпова, Г.Гайнуллина Калыплашып бетү Тәмам калыплашу Калыплашып килү Күптәннән бирле калыплашу процессында булу |