КАЛЫПЛАНУ ф. 1) Калыпка салынган булу, билгеле бер калып формасын, рәвешен алу 2) күч. Җитлегү, үсү, формалашу. Менә ни өчен ул сурәтләнүче кешеләрнең тормыш йомгагын сүтүгә, аларның холык-фигыльләре калыплану үзенчәлекләрен тәфтишләүгә аеруча җентекле игътибар итә. М.Насыйбуллин. Разил туган, мин, каядыр чалулап, читкәрәк кереп киттем, ахрысы. Әмма зыянлы булмас! Сүз бит биредә шагыйрьнең ничек калыплануы турында бара. Р.Вәлиев Калыпланып җитү Тиешле дәрәҗәдә калыплану. Шигырьләрдә --- фикри яклары дөрес калыпланып җитә алмаган урыннар бар. Г.Ибраһимов Калыпланып бетү к. калыплашып бетү. Ни өчен алай булгач ул, безнең аңыбызда калыпланып беткән гыйбарә белән әйтсәк, тормышта үз урынын таба алмаган бер «сәрхуш» турындагы әсәр --- Айрат ага Арслановның репертуарыннан озак еллар төшмичә яшәп килде ---. Зөлфәт Калыпланып килү к. калыплашып килү. Хәзер исә музыка өлкәсендә динебез белән бәйле сегмент та калыпланып килә. М.Вахитов. ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов исә: «Казанда бүген дә 50 мең кулъязма китап булуы – бездә тулаем кулъязма китап культурасы калыпланып килүенең ачык дәлиле», – дип белдерде. Шәһри Казан |